Лаеш шәһәренә ОНФ координаторы килде

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген Лаеш шәһәренә ОНФ шәһәр мохитен төзекләндерү мониторингы Үзәге коордитаторы, проеклы идарә буенча МАРХИ проректоры Павел Жбанов килде. Ул “Кама диңгезе” яр буен төзекләндерү сыйфаты белән танышты. Аны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев озатып йөрде. 

Татарстан Республикасында 14 муниципаль районда «Исторические поселения и малые города» Бөтенроссия конкурсында откан проектлар тормышка ашырыла. Лаеш шәһәре дә әлеге конкурс җиңүчесе булды. Отылган акчалар яр буен җөзекләндерүгә тотылачак.  

2019 елның 1 июленнән 3енә кадәр Гомумроссия халык фронтының Үзәк башкарма комитеты Татарстан Республикасы территориясендә мониторинг үткәрә. Аның максаты күрсәтелгән җиңүчеләре проектларын гамәлгә ашыру сыйфатын билгеләү. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International