Бүгенге көндә финанс хезмәтләре өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау проблематикасы кулланучылар катнашындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендә бик актуаль булып тора. Заемчылар-кулланучылар кредит килешүендә йомшаграк як булып торалар, барлык кирәкле юридик белемнәргә ия түгелләр, кызганычка каршы, моннан кайбер намуссыз кредит оешмалары файдалана, еш кына күп кирәкмәгән хезмәтләрне көчләп тагалар.
Практика күрсәткәнчә, заемчыларның кредит буенча югары ставкалар белән генә түгел, кредиторларның кредит килешүенә кулланучылар хокукларын боза торган шартлар кертүе (мәсәлән, заемчының тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерергә мәҗбүриләү), бирелгән кредит буенча комиссияләр алуы (мәсәлән, ссуда счетын кертү өчен, кредитны срогыннан алдан каплау буенча) белән очрашу очраклары аз түгел.
Нәкъ менә шуңа күрә кисәтәбез, кредит килешүенә кул куяр алдыннан аны игътибар белән укырга кирәк. Аңламаган килешүгә кул куймагыз. “Кулланучылар хокукларын яклау турында закон”ның 10 маддәсенә ярашлы төстә, финанс оешмасы хезмәтнең төп параметрлары турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиешлеген белергә кирәк, аерым алганда түбәндәгеләрне:
сез түләргә тиешле һәм финанс оешмасы тарафыннан сезнең файдага эшләнәчәк барлык түләүләр суммасы һәм сроклары;
Килешү буенча сезнең бурычлар һәм финанс оешмасының бурычлары;
бурычларны үтәмәгән өчен штраф санкцияләре һәм пенялар;
килешүне срогыннан алда өзү һәм аның белән бәйле югалтулар;
кредиторның да, заемчының да башка бурычлары.
Документларда вак шрифт белән язылганнарга аерым игътибар бирергә кирәк. Нәкъ шунда проблемаларга китерергә мөмкин булган шартлар язылырга мөмкин.
Әгәр сезгә кирәкми икән өстәмә хезмәтләрдән баш тартыгыз. Еш кына кредит килешүе белән комплектта сезгә берничә өстәмә хезмәт тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Сез өстәмә хезмәтләрдән баш тартасыз икән, финанс оешмалары сезгә төп хезмәтне күрсәтүдән баш тартырга хокуклы түгел. Бу очракта заемчы буларак “Кулланучылар хокукларын яклау турында закон”ның 16 маддәсе Сезнең якта.
Әгәр финанс оешмасы үз бурычларын үтәми яки сезнең хокукларны боза икән, дәгъва белән башта оешманың үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу “бәхәсләрне судка кадәр көйләү процедурасы” дип атала. Сезнең дә нинди дә булса проблемалы хәлгә карата кайбер ялгыш карашыгыз булса, Сезнең мөрәҗәгатегез нәтиҗәсендә Башкарма комитет белгечләре ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белән берлектә Сезнең проблемаларны хәл итүдә “Кулланучылар хокукларын яклау турында закон” кысаларында Сезгә максималь ярдәм күрсәтерләр.