Лаешта чистарту корылмаларының икенче чиратын төзиячәкләр

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Инде елдан артык Лаеш шәһәрендә канализация чистартуның яңа биологик корылмалары эшли. Искеләре 1987 елда төзелгән, аларның тузуы 80%тан артык тәшкил итә. Үткәрелгән реконструкциядән соң куәте тәүлеккә 450 м.куб. тәшкил итә. ТР хөкүмәте бүлеп биргән акчага Лаешта сәгатенә 30 м.куб. егәрлекле яңа КНС төзеделәр, яңа усреднитель урнаштырдылар, җитештерү бинасыннан һәм куәте тәүлегенә 450 м.куб. булган җайланмадан торучы чистарту корылмасының яңа бинасы төзеделәр, территорияне яктырту урнаштырылды.  

Җыелган сулар монда чистартуның берничә баскычын үтәләр. Башта биш аэротенькада зарарлы катышмаларны юк итүче махсус үстерелгән бактерияләр кулланып сыеклыкны биологик чистарту үткәрелә. Аннан соң су икенче һәм өченче тондыру бассейннары аша үтә, ком фильтрына эләгә. Моннан тыш, соңгы моментта ул биобуага китә, анда да чистартыла. “Инженерлык технологияләре” РСК директоры Виктор Арефьев сүзләре буенча, монда су шулкадәр чиста, хәтта балыклар җибәрелгән. Сулык үзәгендә чатыр төзелгән, ә периметр буйлап яктырту урнаштырылган. Ул якын арада куәте тәүлегенә 350 м.куб. булган чистарту корылмаларының икенче чиратын төзү планлаштырылуын билгеләде. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International