Сокуры авылыннан Сания Зангирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2019 елның 5 июле, җомга

Бүген Сокуры авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Зангирова Сания Игламовна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле вакыйга белән Лаеш район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков котладылар.  

Илнар Хантимеров юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан открытка, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Сания Игламовнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек һәм барлык изге теләкләр теләде! 

Зангирова Сания Игламовна 1929 елның 5 июлендә гади крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белем ала. 

Бөек Ватан сугышы елларында Әлки районы Актай совхозында эшли. Гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык. 

Ире - Солтан Хәмидулла улы белән алар 29 ел яшиләр һәм алты бала: дүрт ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.  

Сания Игламовна 13 оныгы һәм 11 оныкчыгының яраткан һәм хөрмәтле әбисе.  

Хезмәттәге уңышлары өчен ул түбәндәгеләр белән бүләкләнгән: 

-хуҗалыкның күпсанлы грамоталары; 

-юбилей медальләре; 

-”Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International