Марат Әхмәтов Лаеш районында «Каусар» кооперативы эшен бәяләде

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш районында булды. Визит барышында аны район башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде. 

Министр «Волжская» агрофирмасы кырларында, аерым алганда арпа кырында булды. Район башлыгы Михаил Афанасьев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов һәм агрофирма директоры Илнур Шәйхрәзиев аңа кырлардагы хәлләр, шул исәптән фаразлана торган уңыш турында да сөйләделәр. Уңышлылык һәм алда торган урып-җыю кампаниясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Аннары Марат Әхмәтов Никольский авыл җирлегендә «Каусар» кооперативы эшчәнлеге белән танышты, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантына ия булды. 

Фәрит Хәйретдинов министрга предприятие эше һәм җитештерелә торган продукция турында сөйләде. Биредә «Рамай» КФХсының үрдәк ите эшкәртелә, колбаса эшләнмәләре һәм тушек фасовкасы җитештерелә. 

Марат Әхмәтов грант проектын гамәлгә ашыруны һәм кооператив эшен оештыруны югары бәяләде. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International