Бүген, 2019 елның 10 июлендә, «Алтын көз» үзәге директоры Ольга Башкирова җитәкчелегендәге Лаеш муниципаль районы делегациясе Кама Тамагы районының Сөйки авылында «Булгария» теплоходы һәлакәте корбаннары истәлегенә үткәрелгән матәм чарасында катнашты.
Куркыныч фаҗига 8 ел элек Лаеш районында яшәүче 6 кеше һәлак булган һәм өч кеше исән калган. Бу дата алдыннан район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм, ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин исеменнән азык-төлек җыелмасы тапшырылды.
Үз чиратында зыян күргән һәм һәлак булган гражданнарның гаиләләре Район башлыгына ел саен игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.