Лаешта демография мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина һәм «Татарстан - Яңа гасыр " республика иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова булып китте. Алар район башлыгы Михаил Афанасьев белән очраштылар, муниципалитет һәм ТР Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең үзара бәйләнешләренә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 
Кунаклар Никахлашу сараенда, реабилитация үзәгендә, балалар поликлиникасында, бала табу йортында һәм Лаеш шәһәренең «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар, шуннан соң демография мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнаштылар. Кунакларны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова озатып йөрде. 
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International