Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында «Казан ЭКСПО» күп функцияле үзәгендә булды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгендә булды һәм Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек белән танышты.

Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмә залын һәм башка павильоннарны карады. Территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Казан Экспо» ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев күргәзмә үзәге территориясен элемтә белән тәэмин итү, wi-fi аша интернет челтәренә керү мәсьәләсе хәл ителүен хәбәр итте.

Роберт Миңнегалиев шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча кисәтүләрне бетерү тулы куәтенә баруын искәртте. Аның сүзләренә караганда, барлык эшләр дә график нигезендә алып барыла.

Моннан тыш, транспорт мәсьәләсе, куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре, объектны әзерләүнең башка актуаль мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрүгә бик җитди карарга кирәк, дип билгеләп үтте. "Мондый мәсьәләләрдә вак-төякләр юк», - диде ул.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International