Бүген 70 яшьлеген хәрби хезмәт ветераны, Татарстан АССР Лаеш район хәрби комиссариатының 2 нче бүлек начальнигы (1990-1994 еллар), РФ МБ пенсионеры Коляжов Василий Иванович билгеләп үтә. Әлеге истәлекле вакыйга белән аны Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән район хәрби комиссары Александр Афанасьев котлады һәм бүләкләр тапшырды.