"Демография" милли проекты кысаларында "Казан "халыкара аэропорты" АҖ пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне "Профайлинг"программасы буенча укыталар. Төрле юнәлешләр буенча әлеге предприятиенең 89 хезмәткәре белем ала. Финанслау федераль бюджет хисабына, район мәшгульлек хезмәте һәм предприятие арасында төзелгән килешү буенча алып барыла.