«Өлкән буын» проекты

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «өлкән буын» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүген район үзәк хастаханәсе базасында авыл җирендә яшәүче, катнашында медицина оешмаларына илтеп җиткерелергә тиешле 65 яшьтән өлкәнрәк затларны китерүне оештыру мәсьәләсе буенча уртак киңәшмә узды.
 Киңәшмәдә Лаеш РҮХнең баш табибы урынбасары Филиппова Светлана Николаевна, поликлиника бүлеге мөдире Орлова Лариса Николаевна, «Алтын көз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Башкирова Ольга Николаевна, гомуми практика табиблары һәм шәфкать туташлары, фельдшерлар катнашты. 
Киңәшмәдә 65 яшьтән өлкәнрәк затларны китерүне оештыру мәсьәләләре, илтеп җиткерелергә тиешле затлар исемлеге, маршрутлар, торак пунктларның медицина учреждениеләреннән ераклыгы, өлкәннәрне китерү көне турында хәбәр итү һәм медицина учреждениесе территориясендә озата бару мәсьәләләре каралды. 
Киңәшмә барышында фельдшерлар аларга тулы җаваплар алдылар. Һәм бергәләп, медицина персоналының гамәлләрен эшләп бетерү максатында, 2019 елның 2 августында Каипы авылына сынап карау сәфәрен ясарга карар кылдылар. Рождественская, Столбище, Комлы Кавал һәм Габишево табиблык амбулаторияләре базасында җыелышлар үткәрергә, фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерларын чакыртырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International