Лаеш районы полицейскийлары спорт ярышларында көч сынаштылар

2019 елның 3 августы, шимбә

Бүген Лаеш шәһәренең Ак тауларында РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре өчен Сабантуй - спорт бәйрәме узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев һәм бүлек башлыгы Радик Егоров мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук алар полиция хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар. Концерт программасын Лаеш районы артистлары тәкъдим итте. Барлык теләүчеләр дә армспорт, аркан тартышу, пневматик винтовкадан ату, гер күтәрү, волейбол, озынлыкка сикерү кебек спорт ярышларында катнаштылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International