Татарстан Республикасы буенча 4нче районара Федераль салым хезмәте хәбәр иткәнчә, 2019 елның 10 һәм 11 август көннәрендә 12.00 дән 18.00 гә кадәр Горки-Әмәт урманында үзмәшгульләр фестивале узачак (программа кушымта итеп бирелә).
Фестивальдә биш махсус зона оештырылачак, анда үзмәшгульләре үз товарларын һәм хезмәтләрен (фудкорт, эко-базар, маркет, хезмәт күрсәтү зонасы һәм фитнес) күрсәтә алачак. Моннан тыш, чара барышында үзмәшгульләр һәм лекторий өчен консультацияләр үткәреләчәк. Бушлай консультацияләрне чакырылган юристлар, бухгалтерлар, пенсия иминияте буенча экспертлар һәм «үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге»КБАО вәкилләре үткәрә.
Чарага керү ирекле. Барлык теләүчеләрне чакырабыз.
Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге
Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 4нче районара инспекциясе