Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләде. Ул «Волжская» ҖЧҖтән иң яхшы машина йөртүче буларак Александр Кирилловка, «Нармонка «агрофирмасы» ҖЧҖеннән Илнар Хәсәновка һәм «Хәерби» ҖЧҖеннән Рәфис Вафинга, 2019 елгы уңышны урып-җыюда намуслы хезмәтләре өчен, рәхмәт һәм акчалата премияләр тапшырды.
Районда бөртеклеләрне урып-җыю мәйданнарының план буенча 24,8 мең га, 4,4 мең га суктырылган, бу 18% тәшкил итә. Барлыгы 12,6 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык-26,5 ц/га.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте