2019 елның 1 гыйнварында "пенсияләр билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"2018 елның 3 октябрендәге 350 номерлы закон үз көченә керде.
Закон нигезендә ир-атлар өчен 65 ел һәм хатын-кызлар өчен 60 яшьлек гомуми пенсия яше билгеләнгән. Пенсия яшен үзгәртү акрынлап булачак.
Кабул ителгән законда картлык буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен зур стажы булган гражданнар өчен яңа нигез карала. 37 елдан да ким булмаган стажлы хатын-кызлар һәм 42 елдан да ким булмаган стажлы ир-атлар пенсия яшенә билгеләнгәннән ике елга иртәрәк, әмма хатын-кызлар өчен 55 һәм ир-атлар өчен 60 елдан да иртәрәк чыга ала.
Мәсәлән, 1967 елгы хатын-кыз, яңа кагыйдәләр буенча, 2026 елда 59 яшькә җиткәч, пенсиягә чыгарга тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге категория гражданнар өчен иминият стажын исәпләгәндә, аларның әлеге ташламаны куллану хокукын билгеләү максатларында иминият стажына эш чоры һәм эшкә сәләтсезлек буенча пособие алу чоры гына кертелә.
Моннан тыш, эш стажы календарь тәртибендә, ягъни ташламалы исәпләү кагыйдәләрен кулланмыйча гына билгеләнәчәк.
Пенсия фонды идарәсе тел. 2-52-41, 2-52-07, 2-52-62