Александровка авыл җирлегендә Авыл көне узды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Александровка авыл җирлегендә күңелле булды.Шулай итеп , 24 август көнне Александровка бистәсендә Авыл көне, ә 25 август көнне шул ук бәйрәм 25 Октябрь исемендәге с/да узды. 
Иртәдән үк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларның күңел ачуларын, квест һәм күңелле конкурслар үткәрделәр. Халыкның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды. Кич белән барлык кунакларны чакырылган артистлар катнашында бәйрәм концерты көтте. Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ирина Бандурова халыкка котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул авылның иң өлкән һәм кечкенә кешеләрен билгеләп үтте, бәйрәм итүче кешеләрне туган көне белән котлады, «йорт яны территориясен иң яхшы бизәү»конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Чыгышы ахырында. Барлык кунакларны пылау, коймак, торт һәм чәй белән сыйладылар. Бәйрәм дискотека һәм матур салют белән тәмамланды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International