Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды. Моның алдыннан ул ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мария Бурцеваны һәм «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Башкированы туган көне белән котлады.
Хисап чорындагы оператив хәлләр турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Павел Яковлев чыгыш ясады.
VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын әзерләү һәм үткәрү турында районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина сөйләде.
Лаеш районы мәгариф учреждениеләренең 2019-2020 нче уку елына әзерлеге турында район мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова чыгыш ясады.
Аннары «бизнес-брейк» проекты кысаларында «Здравмедтех Поволжье» ЯАҖ генераль директоры Евгений Халевин үз компаниясен тәкъдир итте.
2019 елның соңгы 6 аенда «Саулык» медицина үзәге эше турында компания генераль директоры Хәбир Абдуллин сөйләде.
Киңәшмәнең икенче өлеше районның авыл җирлекләре башлыклары белән узды, аның барышында шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте