Биосфера-Фиш " балык үрчетү комплексының икенче чираты төзелеше бара»

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Хәзерге вакытта Лаеш районында «Биосфера-Фиш»балык үрчетү комплексының икенче чиратын төзү эшләре бара. Заводта 6 млн чөгә һәм форель маймычын, шулай ук елына 50 тонна товар балыгын җитештерү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында балык үрчетү комплексының беренче чираты ачылды, ә агымдагы елның июлендә анда РФ Икътисади үсеш министры Максим Орешкин булып, буада балык тотты. 

Беренче чиратта проектның инвестицияләре 160 млн сум тәшкил итте, аларның гомуми күләме 625 млн сум булыр дип көтелә. Балык тоту комплексы территориясендә буа балыгы үрчетү һәм спорт балыкчылыгы өчен рекреацион зона булдыру өчен гомуми мәйданы 3 га булган буалар челтәре төзелгән. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International