Лаеш муниципаль районында 5 гаиләгә ярдәм күрсәтелгән

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Ел саен 1 сентябрь алдыннан хәйрия ярдәме күрсәтү һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшыру традициягә әверелде.   
         Әлеге эшнең төп максаты-балаларны һәм гаиләләрне яңа уку елына әзерләү. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алу өчен балаларда кирәкле мәктәп кирәк-яраклары булмау проблемасын хәл итүгә булышлык күрсәтү.
        Менә бүген дә «Таттелеком» ГАҖ хезмәткәрләре Лаеш муниципаль районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә 5 гаиләгә ярдәм күрсәткәннәр. Балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылды. 
       Моннан тыш, һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында учреждение буенча экскурсия оештырылды, анда балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре АТС җиһазларын күрә алдылар, аларның йортларына телефон, Интернет һәм телевидение сигналлары һәм элемтәләре ничек килеп чыгуын белә алдылар. Барысы да күргәннәреннән канәгать калды һәм Лаеш районында «Таттелеком» җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International