Үзәк балалар китапханәсенең уку залында «мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «без сайлаган юллар»һөнәрләр калейдоскобы үткәрелде. Чара Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган иде.
Чара кысаларында балалар һөнәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Төрле конкурс – уен программаларында катнашып, рәссам, маляр, доктор, төзүче һ.б. һөнәрләрендә үз көчләрен сынап карадылар. Балалар һөнәрләр барлыкка килү тарихына экскурсия ясадылар, балаларның «Кем булырга тели» дигән сүзләре белән видео – ролик карадылар һәм үзләре булачак һөнәр сайлау турында теләкләре белән уртаклаштылар. Балалар «Тылсымлы шкатулка» дан әйтелгән сүзләр буенча һөнәрләрне бик авыр тойдылар һәм югалган әйберләрне «табылдыклар бюросы»ннан кире кайтарырга булыштылар.