Рөстәм Миңнеханов районның өч авыл җирлеге башлыкларына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. Чарада шулай ук Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты. Яңа машиналар ачкычларын Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова, Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков һәм Нармонка авыл җирлеге башлыгы Людмила Стерякова Рөстәм Миңнеханов кулыннан алдылар. Лилия Кыямова республика Президентына авыл җирлекләренә карата кайгыртучанлыгы һәм игътибары өчен Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән килгән хезмәттәшләре исеменнән рәхмәт белдерде. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International