Лаеш районы Татарстан муниципалитетларының социаль-икътисадый үсеше рейтингы алдынгыларында

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның җиде ае йомгаклары буенча Татарстан районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингын бастырып чыгарды. Аны Казан, Әлмәт һәм Лаеш җитәкләде. Шәһәр һәм авыл халкы булган муниципалитетлар арасында үз төркемендә Лаеш районы традицион рәвештә 1 нче урынны алды.
Ведомство билгеләп үткәнчә, гыйнвар-июль айларында республикада 1550 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Лаеш - җан башына иң зур торак мәйданы кертелгән районнарның берсе (2,223 кв. м.). Шулай ук районда эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе теркәлгән.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International