Лаеш шәһәрендә Министрлык җитәкчелеге Лаеш районы хезмәт коллективлары белән очрашты

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш визиты белән Лаеш муниципаль районында булды.

Эшлекле сәфәр кысаларында Министрлык вәкиле социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде.

Персонал белән очрашуда Клара Алексеевна хезмәткәрләрне социаль-хезмәт законнары, шулай ук хезмәт күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре буенча кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Министр урынбасары өстәмә рәвештә социаль өлкәдәге үзгәрешләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләде. Эш сәфәре кысаларында Клара Алексеевна «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгендә, Лаеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һәм республика матди ярдәм үзәгенең 25 нче бүлегендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International