Кече Елга авылыннан Резеда Кадыйрова «Татар кызы " конкурсында җиңүче булды»

2019 елның 13 сентябре, җомга

Габдулла Тукай исемендәге Казан филармониясендә «Татар кызы - 2019»республика конкурсының финал этабы узды. Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән 12 кыз республиканың иң яхшы татар кызы исеме өчен көрәште. Финалда Лаеш районын Кече Елга авылыннан Резедә Кадыйрова, Казан федераль университетының 2 курс студенты. Аның өчен җан атарга район мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Ганиев җитәкчелегендәге делегация килде. Нәтиҗәдә, Резедә " Иң иҗади кыз»номинациясендә җиңүче булды.
Резедә Кадыйрова «Татар кызы - 2019» ның район этабында һәм зона этабында җиңде, аннары финалга узды, анда 12 кыз катнашты. «Татар кызы» ның халыкара этабы 27 сентябрь көнне Ижауда узачак.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда «Татар кызы» конкурсының «Иң матур кыз» номинациясендә Лаеш районы Кече Елга авылыннан Миләүшә Зарипова җиңүче булды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International