Лаеш шәһәрендә «Автобабай-2019»республика машина йөртү осталыгы конкурсының район этабы узды.
Конкурс Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Лаеш районы ДОСААФ һәм «Югория»иминият компаниясе тарафыннан уртак тырышлык белән оештырылды. Анда пенсия яшендәге сигез машина йөртүче катнашты. Советлар Союзы Герое, Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецов та үз осталыгын күрсәтте. Ул бәйгегә хатыны Әлфия Солтан кызы белән килде.
Беренче этап – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерү - ДОСААФ бинасында, икенче этап – мәйданда узды.
93 яшендә Борис Кириллович урыныннан шактый кузгалды, змейка ясады һәм машинаны гаражга "куйды".
Гадел көрәштә беренче урынны Александр Тюрин алды. Икенче урында-Фердәүс Камаева, өченчедә-Владимир Демьянов.
Алар грамоталар, кубоклар һәм бүләкләр алдылар. Шулай ук «Автобабай-2019» ның калган катнашучылары грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнде, ә хатын-кызларга матур чәчәкләр бүләк иттеләр. («Камская новь»газетасы материаллары буенча).