Район башлыгы Михаил Афанасьев хезмәттәшләрен активрак булырга чакырды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды. Иң элек ул «Татар кызы - 2019» халыкара конкурсының республика этабында «Иң иҗади кыз»номинациясендә җиңүче булган Резедә Кадыйровага Рәхмәт хаты тапшырды.
Хисап чорының оператив хәле турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев чыгыш ясады.
Дәүләт оешмалары һәм учреждениеләре өчен Эквайринг акчасыз исәп-хисапларны үстерү турында «Сбербанк» ның өстәмә офисы җитәкчесе Гөлназ Моисеева сөйләде.
Сокуры авыл җирлегендә Кече эшмәкәрлекне үстерү турында җирлек башлыгы Анатолий Новиков чыгыш ясады.
Михаил Афанасьев хезмәттәшләрен республика министрлыклары һәм ведомстволары белән халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән барлык дәүләт программаларына да районны кертү буенча активрак эшләргә чакырды. Аның сүзләренә караганда, соңгы вакытта күп эшләр башкарылган, әмма алда мөһим проектлар һәм карарлар көтә, алар - яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, социаль объектларны капиталь ремонтлау, юллар һәм авыл мәдәният йортларын ремонтлау, районда туризмны үстерү һ. б.
Киңәшмәнең икенче өлеше авыл җирлекләре башлыклары белән узды, аның барышында шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча да фикер алыштылар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International