Михаил Афанасьев Яшел Үзән районын җитәкләде

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Советының XXXI утырышы булды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, аппарат җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Советлар Союзы Герое, Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кузнецов катнашты.

Утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды. Шулай итеп, Михаил Афанасьев Лаеш районы башлыгы вәкаләтләрен үз өстенә алды. Карар район Советы депутатлары тарафыннан хупланды. Шулай ук Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев отставкага китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп моңарчы Теләче районын җитәкләгән Илдус Зарипов билгеләнде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Михаил Афанасьевка үз постындагы мактауга лаеклы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Яшел Үзән районы җитәкчесе вазыйфасында уңышлар теләде. Аннары ул аңа «Фидакарь хезмәт өчен»медале тапшырды.

Михаил Афанасьев хезмәттәшләренә һәм депутатлар корпусына нәтиҗәле уртак эш өчен рәхмәт белдерде.

Бүген үк ТР Яшел Үзән муниципаль районы Советының 50 нче утырышы узды, аның барышында Михаил Афанасьев район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International