Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Педагогларны район җитәкчесе Илдус Зарипов һәм мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хөсәенова котладылар.
Илдус Зарипов билгеләп үткәнчә, Татарстанда мәгарифкә барлык бюджетның 33% юнәлтелә, ә бу бик зур сумма. Яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә, заманча техника сатып алына. «Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Һәркемнең үз Укытучысы бар – гади эшченең дә, Президентның да. Мәктәп - без еллар узгач та дулкынланып килә торган аерым урын», - диде район җитәкчесе.
Ул район укытучыларына киләчәктә дә республикада күп үткәрелә торган конкурсларда уңышлар һәм җиңүләр теләде. Безнең педагоглар аларда катнашып кына калмыйлар, җиңәләр дә. Бу хакта бүген билгеләп үткән укытучылар һәм тәрбиячеләрнең зур төркеме сөйли. Ветераннарны да котларга онытмадылар. Укытучылар кагартасының тату гаиләсенә тагын 10 яшь белгеч кабул ителде. Ә зур һәм матур концерт барлык катнашучылар өчен чын бүләк булды. («Камская новь»газетасы материалы).