Бүген район җитәкчесе Илдус Зарипов Комлы Кавал авыл җирлеген йөреп чыкты. Биредә ул табиблык амбулаториясе, «Дружба» спорт-ял үзәге, урта гомуми белем мәктәбе, «Алтын ачкыч»балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук Илдус Зарипов «Изумрудный город» паркында, «Дорхан» һәм «Интерпластик»компанияләрендә булды. Ул социаль учреждениеләрнең һәм эшмәкәрләрнең ихтыяҗларын, проблемалы мәсьәләләрен тыңлады, хезмәттәшләрен аларны хәл итүгә активрак кушылырга чакырды.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте