Район мәдәният йортында игелек һәм хөрмәт көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Бүген район мәдәният йортында игелек һәм хөрмәт көненә багышланган тантаналы чара узды. Залда сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән яшьтәге кешеләр җыелган иде. Аларны район җитәкчесе Илдус Зарипов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бу безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. «Анда - җылы һәм ихлас күңеллелек, хөрмәт һәм мәхәббәт. Бу дата-өлкән буын кешеләренә аларның яше турында искәртү түгел, ә сезгә – сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә безнең район үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү өчен менә дигән мөмкинлек», - дип өстәде Илдус Зарипов. Аннан соң районның алдынгы халкын бүләкләү тантанасы булды. 

Шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм Лаеш районы ветераннар советы рәисе Рашат Булатов исеменнән котлау сүзләре яңгырады. Чара үзешчән сәнгать артистлары катнашында концерт белән дәвам итте. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International