Бүген Кирби авылында капиталь ремонттан соң 150 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты ачылды. Мондый бәйрәм хөрмәтенә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Зур концерт бирде. Чарада район җитәкчесе Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин һәм Кирби халкы катнашты. Мөхтәрәм кунаклар авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар, барысына да сәламәтлек, бәхет һәм мәдәният йортының һәрвакыт тулы булуын теләделәр. Министр урынбасары клуб мөдире Айсылу Чижевскаяга җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды. Аннары Кирби авылы халкы ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын карады. Чарада шулай ук ТНВның төшерү төркеме дә эшләде. Сюжетны иртәгә кич «шимбә көнне Яңалыклар»йомгаклау программасында карагыз.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте