Лаеш районы прокуроры Дмитрий Белянин тарафыннан ведомствоара эшче төркем үткәрелде, аның эшендә хакимият органнары, хокук саклау һәм контроль органнары катнашты.
Район прокуроры милли проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә күзәтчелек эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте.
Утырыш кысаларында район территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында вәкаләтле органнарның докладлары тыңланды, контрольлек итүче, хокук саклау органнары һәм муниципаль хакимият органнары арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Чара ахырында аның нәтиҗәләре ясалды, милли проектларны гамәлгә ашыруны тикшереп тору, ведомстволар арасында үзара хезмәттәшлек һәм мәгълүмат алмашу буенча чаралар комплексы эшләнде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте