Лаеш музее директоры бүләк алды

2019 елның 18 октябре, җомга

Г.р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова катнашында узган «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында тапшырды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International