5 ноябрьдән исәп-хисап үзәге хезмәтләре өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк

2019 елның 19 октябре, шимбә

5 ноябрьдән «Лаеш» УОН яңа адрес буенча урнашачак. Исәп-хисап үзәге хезмәтләрен алу өчен халыкка Лаеш ш., Совет ур., 6а адресы буенча («Татэнергосбыт»АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү Лаеш офисы бинасы) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләп була:

✓ Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында(<url>) https://uslugi.tatarstan.ru/);

✓ банкларның хезмәт күрсәтү офисларында, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында;

✓ банкларның онлайн-сервисларында;

✓ " Россия почтасы»бүлекчәләрендә

Исәпләү приборларының күрсәткечләрен уңайлы булган теләсә кайсы ысулга тапшырырга мөмкин:

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 15-25 числода;

– банкларга хезмәт күрсәтү офисларында, «Россия почтасы» бүлекчәләрендә һәм «ЕРЦ - «Татэнергосбыт» ҖЧҖнең территориаль участокларында квитанция түләгәндә агымдагы күрсәткечләрне квитанциянең ертып алына торган өлешенә кертергә кирәк;

- онлайн-сервислар ярдәмендә, мәсәлән, «АК БАРС», «Россия Саклык банкы»банкларының мобиль кушымталарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International