Бүген район Советының зур залында хакимият органнары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары белән аппарат киңәшмәсе узды.
Хисап чорындагы оператив хәлләр турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Радик Егоров чыгыш ясады.
Билгеләнеше буенча файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре турында районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Андрей Масленников сөйләде.
Лаеш муниципаль районында күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү эше турындагы мәгълүмат белән киңәшмәдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Виктор Тябин таныштырды.
Лаеш районында каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча район Башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге башлыгы Олег Емелин чыгыш ясады.
"Рамай" КФХ һәм «Каусар» авыл хуҗалыгы кооперативы эше турында предприятие директоры Фәрит Хәйретдинов сөйләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте