Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Лаеш җирле бүлегенең 30 нчы конференциясендә ике мәсьәлә каралды: «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге секретарен сайлау, «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсе Политсоветы составын яңарту.
Конференциядә катнашучылар күпчелек тавыш белән " Бердәм Россия «партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре итеп Илдус Зариповны, район Башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе политсоветы составына район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьев керде.
Конференциядә шулай ук партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды. Атабай авыл җирлеге башлыгы Люзия Хәлилованы туган көне белән котладылар.