Лаешта "Эшлекле шимбә" киңәшмәсе узды

2019 елның 26 октябре, шимбә

Бүген район Советының зур залында район җитәкчесе Илдус Зарипов рәислегендә предприятие һәм оешма, хакимият органнары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аппарат киңәшмәсе узды.

Хисап чорының оператив хәле турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев чыгыш ясады.

Лаеш муниципаль районында үзмәшгульлек программасын гамәлгә ашыру турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм инвестицион үсеш буенча урынбасары Виктор Тябин сөйләде.

Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Андрей Масленников киңәшмәдә катнашучыларны билгеләнеше буенча файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре турындагы мәгълүмат белән таныштырды.

2019 елның 9 аенда район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге турында бүлек начальнигы Жанна Родионова сөйләде.

Хәерби авыл җирлеге территориясендә гражданнарның үзмәшгульлеген үстерү турында җирлек башлыгы Минзалия Минбаева чыгыш ясады.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International