Лаеш районы көрәшчеләре көрәш буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

2019 елның 26 октябре, шимбә

Бүген Казан шәһәренең «Ак барс» көрәш сараенда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына «Көрәш» буенча XXIV шәхси-команда республика ярышлары тәмамланды. Анда бөтен республикадан 52 команда арасында Лаеш районыннан ике команда катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Лаешның җыелма командасы 10нчы урынны алды, ә "Лаеш азык-төлек комбинаты" ҖЧҖ командасы 19нчы урынны яулады. 90 кг авырлык категориясендә Лаеш районы җыелма командасы әгъзалары Сафин Илсур өченче урынны алды, 100 кг авырлык категориясендә Зәйнуллин Наил ярышларның көмеш медаленә лаек булды. Балаларны һәм тренерларны Сафин Минсалих һәм Илһамова Ремисне котлыйбыз!

Шуннан соң Лаеш районы командалары әгъзалары белән район җитәкчесе Илдус Зарипов очрашты. Ул спортчыларны ярыш нәтиҗәләре белән котлады һәм киләчәктә уңышлар теләде. Шулай ук очрашу барышында Лаеш районы территориясендә көрәшне үстерү буенча планнар тикшерелде. Спортчылар һәм тренерлар үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен белдерделәр, Илдус Зарипов район җитәкчелеге тарафыннан барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандырды. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International