Бүген, 30 октябрьдә, Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә, нигезсез рәвештә репрессиягә дучар ителгән, төзәтү-хезмәт лагерьларына, сөргенгә җибәрелгән, Сталин терроры елларында һәм аннан соң гомерләреннән мәхрүм ителгән миллионлаган кеше искә алына.
Лаеш муниципаль районындагы «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ольга Башкирова сәяси репрессия корбаннары район җәмгыяте рәисе Мәдинә Сәгыйтова һәм авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә репрессиягә дучар булган гражданнарның өйләрендә булдылар, алар өлкән яшьтәге һәм сәламәтлекләре какшау сәбәпле, сәяси репрессияләр көненә багышланган район чарасында катнаша алмадылар.
Лаеш муниципаль районы җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән өлкән яшьтәге гражданнарга матди бүләк тапшырылды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский исеменнән көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылды.
Өлкән яшьтәге гражданнар бу датаны онытмаганнары, шулай ук игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.