Каникулларның соңгы көнендә Ташкирмән мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары арасында "Көзге бал" үткәрелде.

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Чара сыйныфларны сәламләү белән башланып китте. Укучылар өчен конкурс программасы оештырылган иде, аның барышында алар үзләренең «өй эшен» күрсәттеләр - сәламләү, көзге ашамлык, бию, артистка пародия, табышмакларга җаваплар таптылар, һәм, әлбәттә, "ел костюмы"н күрсәттеләр.  Нәтиҗәдә 1 урынны « Веснушки » командасы - 5-6 сыйныф, 2 урынны « көзге бригада» командасы, 3 урынны « Щедрость» командасы алды. Барлык балалар да бик яхшы әзерләнгән, сыйныф җитәкчеләре ярдәме белән лаеклы чыгыш ясадылар. Барлык катнашучылар да татлы призлар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International