Бүген район Советының зур залында Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов рәислегендә аппарат киңәшмәсе узды.
Хисап чорындагы оператив хәл турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы Радик Егоров чыгыш ясады.
Район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Дамир Хисмәтов Габишево, Орел һәм Комлы Кавал авыл җирлекләренең генераль планнарын тәкъдим итте.
Нармонка авыл җирлеге территориясендә гражданнарның үзмәшгульлеген үстерү турында җирлек башлыгы Людмила Стерякова сөйләде.