Комлы Кавал авыл мәдәният йортының «Тере музыка» инструменталь ансамбле (җитәкчесе Тарасова Екатерина Владимировна) 2 ноябрьдә Казан шәһәрендә узган «Восточная сказка» XXVI Халыкара музыкаль-сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә катнашты. Инструменталь иҗат. Дебют (катнаш төркем) конкурсында катнашучылар I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Тарасова Екатерина Владимировна катнашучыларны әзерләүдә югары һөнәри дәрәҗәсе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без коллективны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!