Илдус Зарипов аппарат киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Бүген Лаешта район җитәкчесе Илдус Зарипов рәислегендә хакимият органнары һәм яшәешне тәэмин итү хезмәтләре, предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән аппарат киңәшмәсе узды. Башта ул район Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Илнур Хәмидуллинның туган көне белән котлады. 

Хисап чорындагы оператив хәлләр турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Павел Яковлев чыгыш ясады. 

Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетына 2019 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча мәгълүмат белән район Башкарма комитеты эшләр идарәчесе Виктор Воробьев чыгыш ясады. 

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International