Тимераякта шуу буенча ярышлар

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

5-6 ноябрьдә «Коломна» тимераякта узышу үзәгенең боз аренасында Халык бердәмлеге көненә багышланган тимераякта шуу спорты буенча Мәскәү өлкәсе Беренчелеге кысаларында ярышлар узды. Стартка Россиянең 12 регионыннан-Мәскәү, Тамбов, Саратов, Вологда, Владимир, Түбән Новгород, Кострома һәм башка өлкәләрдән, шулай ук Татарстан Республикасыннан җыелма командалар вәкилләре чыкты.
Турнирда Лаеш районының комплекслы спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Алар кече яшь төркемендә (Антонов Михаил, Цыганов Антов, Филатова Любовь, Солдатов Никита, Савельев Андрей, Иванова Дарья ) һәм урта яшь төркемендә (Савельева Лиана, Хәйретдинов Салават) 500 м, 1000 м һәм 1500 м дистанцияләрдә көч сынаштылар.
Барысы да үз нәтиҗәләрен яхшыртты һәм шәхси рекордлар куйды. Спортчыларның тренерлары-Ия һәм Рубин Тамары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International