Бүген Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев һәм Столбище авыл җирлеге башлыгы Владимир Михеев район җитәкчесе Илдус Зарипов исеменнән РФ Оборона министрлыгы пенсионеры Федько Анатолий Петровичны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Алар юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе һәм оптимизм теләделәр.