Бүген район Советының зур залында район җитәкчесе Илдус Зарипов рәислегендә предприятие һәм оешма, хакимият органнары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аппарат киңәшмәсе узды.
Хисап чорының оператив хәле турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев чыгыш ясады.
Район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Дамир Хисмәтов Көек авыл җирлегенең генераль планын тәкъдир итте.
Салым керемнәре буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Галиева чыгыш ясады.
2020 елның беренче яртыеллыгына Лаеш районы буенча язылу кампаниясе барышы турында «Россия Почтасы» ФДУП Татарстан почтасы УФП почтасы Лаеш ЦОПП начальнигы Галина Кива сөйләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте