17 ноябрьдә район җитәкчесе Илдус Зарипов ООО «Волжская» белән танышуга багышлады. Ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов һәм предприятие директоры Илнур Шәйхразиев озатуында авыл хуҗалыгы оешмаларының барлык кырларын карап чыкты һәм фермаларда булды.