Самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

14-16 ноябрь көннәрендә Казанда 2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды.
Анда ТР районнарыннан һәм шәһәрләреннән 200дән артык спортчы катнашты. Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр призлы урыннар алдылар.
40 кг. га кадәр авырлык категориясендә Мосунова Стелла - 1 урын, 60 кг.га кадәр авырлык категориясендә Минвәлиева Диана-2 урын, 65 кг. га кадәр авырлык категориясендә Малышева Дарья шулай ук 1 урынга лаек булды. Яшь самбочылар Борһанов Роберт Фатыйх улы һәм Галиәкбәров Рамил Шамил улы белән шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International