Казанның Су спорт төрләре сараенда өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды. Өченче буын йөзүчеләре ярышырга республиканың 42 районыннан килгән, алар шәхси зачетта һәм катнаш эстафетада 25 метр дистанцияне (ирекле стиль) узган. Ярышларда Лаеш районын Шишмарев Вадим һәм Шаронова Валентина тәкъдим итте.