Бүген район җитәкчесе Илдус Зарипов Столбище авылын карап чыкты. Ул «Тулпар Интерьер Групп» ҖЧҖ, «ТД Ферекс» ҖЧҖ, «Фургонград» ҖЧҖ һәм «профильле торбалар заводы»эшчәнлеге белән танышты.
Аннары район җитәкчесе Столбище авыл җирлеге активы белән очрашты. Очрашу вакытында Илдус Зарипов җирле әһәмияттәге актуаль сорауларга җавап бирде. Столбищеда 350 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты проекты эшләнгән һәм экспертизада тора, шуннан соң ТР Президенты исеменә төзелешкә акча бүлеп бирү турында мөрәҗәгать булачак, дип билгеләп үтте ул. Усад авылында 500 урынга исәпләнгән мәктәп проекты әзер, төзелеш суммасы 440 млн. тәшкил итә, 2020 елга төзелеш планына кертү мәсьәләсе хәл ителә. Илдус Зарипов шулай ук Усад «Айтишка» балалар бакчасына юлда тротуар һәм яктырту кирәклеге, шул исәптән «Ихлас» мәчете янында светофор кую кирәклеге турында да әйтте һәм халык куйган бурычларны хәл итү буенча чаралар күреләчәген ышандырды.
Столбище авыл җирлеге территориясендә балалар мәйданчыклары төзү мәсьәләсе дә күтәрелде. Район җитәкчесе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасына «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» кертү буенча эш алып барылуын әйтте, аның нигезендә ике балалар мәйданчыгы төзү һәм скверны төзекләндерү күздә тотыла.
Җирлек активы белән очрашу вакытында Илдус Зарипов җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итү өчен берничә ел дәвамында гражданнарның үзара салым буенча республика программасы эшләвен искәртте. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга яңа һәйкәл куярга мөмкин, өстәвенә, киләсе елда ил Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Шулай ук халык тормыш эшчәнлегенең башка өлкәләренә кагылышлы сораулар бирде, аларның барысына да район җитәкчесе аңлатма бирде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте